16+

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"ның оттыру сәбәпләрен әйтте

Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Уфада "Салават Юлаев" хоккейчыларына оттырганнан соң (1:3) Казанның "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уңышсызлыкка китергән сәбәпләрне җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Уфада "Салават Юлаев" хоккейчыларына оттырганнан соң (1:3) Казанның "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уңышсызлыкка китергән сәбәпләрне җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Бүген бик яхшы һәм безнең өчен файдалы уен булды. Кызганычка каршы, беренче периодта без ялгышлар җибәрдек. Шулар азаккы нәтиҗәгә тәэсир итте дә инде. Ләкин, минем уйлавымча, әлеге ялгышларны төзәтербез, нәтиҗәлелекне дә арттырырбыз", - диде Билалетдинов.

Әлеге уенда "Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов та имгәнде. Остаз моңа ачыклык кертә алмады. "Әлегә ни булганын әйтә алмыйм. Аның белән табиблар эшли", - диде ул уеннан соң.

Шуныы да игътибарга лаек: "Ак Барс" соңгы өч уенда 15 алка керттерде, ә үзе 3не генә кертә алды. Бу кризисмы? Әллә инде алдан ук 3 нче баскычка урнашу һәм шуннан беркая да китмәү нәтиҗәсеме?

"Гол кертә алмавыбызны яшермим. Ә үз капкабызга алкаларны төрлечә керттерәбез. Ләкин бу проблемалар төзәтмәслек түгел. "Салават Юлаев"ка бу сезонда 3 тапкыр җиңелдек, дисезме? Беренче периодта аңлаешсыз ялгышлар җибәрәбез. Эшлисе эшләр бар әле...", - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Искәртеп үтик: Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасына оттырды - 1:3.

Бу сезонда Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре "яшел дерби"да "Салават Юлаев"ка өч мәртәбә оттыра инде. Сезондагы үзара очрашуның берсе генә Казан хоккейчыларының җиңүе белән төгәлләнде. Шунысы да игътибарга лаек: "Ак Барс" соңгы өч уенда җиңү яулый алмый.




«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading