16+

Зәйнәб Фәрхетдинова мактаулы исемгә лаек булды

Кичә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Азнакайның мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Шатлыклы хәбәрне Сарлы авылында Зәйнәб Фәрхетдинованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концертында котлау сүзләре җиткергән район башлыгы Марсель Шәйдуллин җиткерде.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә:

"Сез кайда гына барсагыз да: "Мин Азнакайдан!" - дип әйтә киләсез. Без сезнең белән горурланабыз. Азнакай халкы сезгә районның мактаулы гражданины исемен бирергә булды. Сез моңа лаек", - диде Марсель Шәйдуллин.

Белешмә өчен: Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә туа. Берникадәр вакыт узгач, әти-әнисе Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күченеп кайта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading