16+

“Бәйрәм чараларын төрле категория кешеләренең ихтыяҗларын истә тотып оештырабыз”

“Мин тавыш бирдем!” беләзеге белән Казанда мәдәни чараларга бушлай керергә була.

“Мин тавыш бирдем!” беләзеге белән Казанда мәдәни чараларга бушлай керергә була.

“Бәйрәм чараларын төрле категория кешеләренең ихтыяҗларын истә тотып оештырабыз”, - дип белдерде Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Аның сүзләренчә, сайлау кампаниясе кысаларында, Казанда җирле халык өчен 40, парк һәм скверларда 5 чара оештырылачак. Мисал өчен, балаларга янгын сүндерү машиналары белән танышырга мөмкин булачак. Бу бәйрәм Тынычлык урамында сәгать 11. 00 дә үткәреләчәк. Ә сәгать 12.00 дә Урицикий паркында гаилә фестивале уздырыла.

Сәгать 14.00 дә “Ак Барс Арена” стадионы каршында зур мәдәни чаралар башланып китә. Биредә яшьләр өчен аерым зоналар, спорт ярышлары, “Жинелюб” проектлар мәйданчыгы, “Әдәби ишегалды”н тамаша кылырга була.

Зур концерт программасын Казан филармониясе артистлары, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев ачып җибәрәчәк һәм Олег Газманов тәмамлаячак. Бәйрәм чаралары азыгында салют булыр дип көтелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading