16+

Россиянең берьюлы ике танылган актрисасы вафат. Коронавирустан

Урыннары җәннәттә булсын!

Урыннары җәннәттә булсын!

Коронавирустан Россиянең берьюлы ике танылган актрисасы вафат булган. Любовь Омельченко 74нче яшендә вафат булса, Наталья Смирнова 60 яшендә бакыйлыкка күчкән.

Омельченконың вафат турында Россиянең кинематографистлар союзында хәбәр иттеләр. Шунда ук аның XXI гасыр чумасы - коронавирустан үлүе турында искәртелә. Любовь Омельченко — 50дән артык фильмда төрле рольләр башкарган. «Наше призвание», «Хозяйка детского дома», «Возвращение „Броненосца“», «Две судьбы», «Бумер», «Угрюм-река» фильмнары буенча тамашачы, әлбәттә, аны истә тотачак.

Наталья Смирнованың үлеме турында журналист Олег Перанов хәбәр иткән. Смирнова 90нан арттык фильм һәм сериалларда төшкән. Шулар арасында - «След», «Счастливы вместе», «Русалка», «Тихий Дон», «Француз», «Принцесса цирка», «Город соблазнов», «Во имя любви», «Атлантида» һ.б.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading