16+

Суыта, кырау төшүе көтелә

Бүген аязучан болытлы һава саклана.

Бүген аязучан болытлы һава саклана.

Урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8.. +13 градус җылы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Шимбәгә каршы төндә, 18 сентябрьдә, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Якшәмбе, 19 сентябрьдә, һәм дүшәмбе, 20 сентябрьдә, циклон урынына Татарстанга антициклон килә. 20 сентябрьдә республиканың көнбатышында көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+ 5 градус җылы, урыны белән -2..- 4 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Көндез термометр баганасы +8..+13 градус була.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 сентябрьдә, республика чираттагы циклон йогынтысында була. Урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8..+13 градус була. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading