Татарстан гидроменцентры көчле яңгырлар турында кисәтә. Республика буенча һәм Казанда 31 июль көнне яшенле яңгырлар көтелә. Шуның өстенә, һава торышын билгеләүчеләр секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил турында искәртә. Аерым җирлекләрдә исә боз явуы да ихтимал. Сак булыгыз!
Комментарийлар