16+

Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты ничек эшли?

Яңа ел төнендә Казанда 22 төп маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай йөриячәк. Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачык булачак.

Яңа ел төнендә Казанда 22 төп маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай йөриячәк. Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачык булачак.

Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча, ә Яңа ел төнендә 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 гыйнварда иртән автобуслар линиягә 7.00 сәгатьтән чыга. Метрополитен 6.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Гадәттәгечә, Раштуа бәйрәме хезмәте тәмамланганнан соң, 7 гыйнварда 2.30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталыш пунктына биш автобус һәм бер троллейбус билгеләнәчәк, алар шәһәрнең барлык районнарына җибәреләчәк.

Моннан тыш, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.

Транспорт һәм транспорт предприятиеләре комитетында кизү тору оештырылган, терроризмга каршы һәм янгынга каршы куркынычсызлык һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү мәдәнияте буенча машина йөртүчеләр-кондукторлар составы белән өстәмә инструктажлар үткәрелгән.

Бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары Транспорт комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading