Шәһри Казан

1 миллион сумлык чыршы кемнеке булды?

Яңа ел чыршысын бизәп беренче урын алучыларга 1 миллион сум акча тапшырылды. 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр республика җирлекләре һәм шәһәр округлары арасында алты номинациядә Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча бәйге уздырылган иде.

Республика Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Муниципаль берәмлекләре cоветы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин конкурсның йомгаклары белән таныштырды. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоэлемтә режимында узды.

Реклама

Муниципаль районнар арасында иң матур Яңа ел бизәлеше Буа районында дип танылган. Түбән Кама шәһәре, Саба,Чүпрәле районнары да үз номинацияләрендә беренчелекне алган. Казанда исә иң яхшы чыршы Совет районында бизәлгән булган. Җиңүчеләргә бер миллион сум акчалата бүләк тапшырылган. Икенче урынга – 500 мең сум, өченчегә 200 мең сум премия бирелгән. Әлеге бәйгенең бүләкләр өчен каралган гомуми фонды 11,7 миллион сумны тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов, республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары да быел Яңа ел бәйрәме мәйданнарын яхшы әзерләгәннәр, дип бәяләде. Ул мондый конкурсларның кирәкле һәм мөһим булуын да искәртте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: