Шәһри Казан
16+

8 яшьлек малай диванда сикереп уйнап үлгән

Севастопольдә тикшерү комитеты сигез яшьлек бер малайның үлеме буенча җинаять эше кузгаткан. Малай өйдә диванда сике­реп уйнаган, ялгыш егылып, башы белән бәрелгән.

Авыртудан каты кычкыра башлагач, күңеле болгангач, өйдә булган ун яшьлек абыйсы тизрәк әнисенә шалтыраткан. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте малайны хас­таханәгә алып киткән. Малайның баш мие селкенгән булып чыккан. Бала әнисенә: «Әни, борчылма», – дип, соңгы сүзләрен генә әйтеп өлгергән. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: