Шәһри Казан

Аламачылык чәчәк атты: аннан ничек котылырга?

Безнеңчә булмаган сүзләр кулланып, шаккатырган булып кыланабыз. Кибет буенда йөрү хәзер «шопинг» дип атала, шуның белән авыручы – «шопоголик». Аталышын үзгәртеп, күпме генә матурайтырга маташсаң да, аламачы аламачы инде ул, кирәкмәгән әйбер җыючы. Исеме үзгәрсә дә, асылы үзгәрешсез кала.

Аламачылык, наркотик кебек, үз-үзенә бәйләп куярга сәләтле икән. Галимнәр кеше организмының торган саен күбрәк аламачылык дозасын таләп итүен ачыклаган. Күп очракта бер кирәкмәгән әйбер туплау Адәм баласын ләззәт дулкынында йөздереп, төшенкелек дәрьясына да батыра ала, әгәр бу шөгылен ташласа, ул конрольне югалтырга мөмкин.

Прилавкадагы әйберләрне кырып-себереп бару күренешен ониомания (грекчадан «сату өчен» һәм «акылсызлык» дип тәрҗемә ителә) дип атап, белгечләр аның белән россиялеләрнең 5-7 проценты авырый дип белдерә. Россиядә хәзер 16 кешенең берсе аламачы. Рәсми статистика буенча шулай килеп чыга, ә Цойның бер җырындагыча, күзләрең белән колак­ларыңа ышансаң, берничә тапкырга күбрәк кебек.

Аламачыларның хәтта эталоны да бар – америкалы Барбара Зелински 2 минут та 34 секунд эчендә иренең хезмәт хакын туздыра алган! Аннан соң ул бу нәтиҗәне 1 минут та 55 секундка хәтле җиткергән һәм гаилә таркалган. Аның каравы, Барбара аламачылык турында берничә китап язган. Аның кебекләр өчен кибет прилавкаларын чистартып йөрү  стресслардан арындыра икән һәм моның белән психолог­лар да килешә, алар әле аны җенси канәгатьләнү, ләззәт алуга да тиңли. Секстагы кебек, шопингта да кулга төшерә алмаслык һәм тыелган нәрсә үзенә тарта, ул әйбер никадәр кыйммәтрәк һәм файдасызрак – шулкадәр аны үзеңдә булдыру теләге күбрәк. Яңа әйбер һәркемнең күңелен күтәрә инде анысы, әмма бөтенесен дә бер калыптан сугу дөрес булмас иде. Прилавкаларны бушатып йөрүчеләрнең бөтенесе дә гаиләсендә бәхетсез булып, күңеленә урын таба алмаучы түгел, алар бары тик бу өлкәдә маньякка әверелгән, секстагы кебек. Бу төркемне күпчелек хатын-кызлар тәшкил итсә дә (барлык шопоголикларның 97 проценты), әлеге чир ир-атларга да кагылмый түгел. Көчлерәк затлар гаджет, спорт товарлары, машина әйберләре, антиквариат җыярга хирыс.

Акчаң булмаса, әлеге мания беркемгә дә куркыныч түгел диючеләр бар, әмма берни дә сатып алмыйча гына, кибеткә музейга йөргән кебек йә булмаса кием-салымны киеп карап ләззәтләнүчеләр дә бар. Ләкин шопоголизм белән шөгыльләнү өчен билгеле бер сумма кирәкми, һәркем үз акча янчыгының калынлыгына карап «авырый». Өстәвенә, һәрчак «ярдәм» итәргә әзер торучы кредитлар бар бит. 55 миллион халкы әлеге бәйлелектән иза чиккән Америкада хәтта шопоголизмнан арындыру өчен махсус таблеткалар да уйлап табылган, аноним җәмгыятьләр оешкан.

Реклама

Бездә андый нәрсәләр әлегә юк, әйткәнемчә, уналтының берсе генә аламачы. Әмма аларның саны арта бара, соңгы 10 елда бу сан 2,5 тапкырга күбәйгән. Андыйлар һәрчакта да модалы кием-салым, бренд товарлары җыймаска да мөмкин, ә көндәлек товарлар, вак-төяк әйберне кулга төшерүдән дә канәгатьләнү ала. Шулай дәвам иткәндә, киләчәктә аламачылар гына яшәп калыр төсле. Аламачылыкның барлыкка килүенә заманча гипер-супермаркетлар да гаепле: кеше анда иркенләп йөри, таныш-белешләрен очрата, кайберсендә кафе-кинотеатрлар да бар. Ул анда ял итә, чынбарлыктан читләшә, башы эшләмәгән чакта кирәкмәгән әйберләр сатып ала.

Сельмаг­лар, дефицит чорында халыкка андый куркыныч янамаган икән. Хәзер исә кибетләр матурайды, товарлар күбәйде, елтырлы кәгазьләргә төрелде, матур кәгазьләргә басылган рек­ламалар, акцияләр халыкның күзен томалап, аны аламачыга әверелдерде. Бу сүзне нихәтле генә матурайтырга, ләззәт белән тәңгәлләштерергә тырышмасыннар, аламадан ерак китми инде ул, асылы барыбер үзгәрми.

 

Фото: communityhost.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: