Реклама
Юл һәлакәте 21 гыйнвар көнне Казанның Бестужев урамындагы автомойка янында булган.
“Лада” белән идарә итүче 36 яшьлек ханым имин тизлекне сайламыйча, 17 яшьлек кыз баланы бәрдергән.
Медицина хезмәткәрләре аягын имгәткән кызны хастаханәгә илткән. Ярдәм күрсәтелгәннән соң, кыз өенә кайтарылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз