Шәһри Казан

Балаларга пиротехника сатучыларны 200 мең штраф көтә

«Алда безне Чыршы бәйрәмнәре, Яңа ел каникулы көтә. Чыршы бәйрәме кайгы-хәсрәткә әверелмәсен, кешеләр саклык чаралары күрсен, кагыйдәләрне үтәсен иде», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

Пиротехник товарлар белән аеруча сак эш йөртү сорала. 16 яшь тулмаган балаларга утлы пиротехник продукция сатып җибәрү тыела. Сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен 150-200 мең сум штраф яный.
Бина эчендә бенгаль утларын кабызырга һәм «хлопушка» аттырырга ярый, ә салют җибәрү тыела. Бенгаль уты чыбыгын тәмам сүнмичә һәм суынмыйча торып, чүп чиләгенә яки урын-җир өстенә ташларга ярамый. Салютны торак бинадан – 30-50 метр, ә сәнәгать корылмаларыннан 500 метр читтә генә аттырырга рөхсәт ителә. Шулай ук салют электр линияләре, агач ботаклары астында торырга тиеш түгел. Бу кагыйдәләрне бозган кешеләргә 2-3 мең сум штраф салына.
Быелның 30 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр МЧС хезмәткәрләре, балалар йортларында һәм өлкәннәр интернатларында янгын куркынычсызлыгын тикшерер өчен, төнге рейдлар үткәрәчәк.
Татарстанда 20 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр «Янгыннарга каршы катгый режим» тәртибе кертелә. Пиротехник товарлар сатучылар, учреждениеләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырулары тикшереләчәк.

Реклама

Татарстанда узган елның 1 декабреннән быелның 1 гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында 578 янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 41 кеше янып үлгән, 48 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, янгыннардан 4,5 миллион сум матди зыян килгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
  • noname
    18 января 2018 в 13:14
    Сот бэясен киметучелэрне 1-2атна авылда,сыер саудырыр идем.
  • noname
    17 января 2018 в 20:43
    Безнең Фирзәр абый! Фирзәр абый безнеке дип горурланып әйтәм. Һәр әйткән сүзе дөп-дөрес, чөнки без авылдашлар.
  • noname
    17 января 2018 в 18:16
    Прокомментировал запись: Тол хатыннан ачык ХАТ
    Бик дорес язылган,чын йорэктэн Афэрин Золэйха ханым!!!Сезнен горурлыгыгызга,бик дорес сузлэр бн язып чыгуыгызга мен рэхмэт. Бу язма парлыларга да толларга да кагыла ,анлаган кешегэ. Ялгыз килеш тэ барлык кешене конлэштереп яши белергэ дэ кирэк эле аны!Сез бик зур МОЛОДЕЦ. Барлык толларга да исэнлек саулык телим,горур булыйк,2018 ел уз парын тапкан кешегэ Бэхетле ел санала,хэркемгэ дэ парлы булып бэхетле булып яшэргэ насыйп булсын!Бер беребезгэ хормэт бн карыйк,донья тугэрэк буген Золэйхада,иртэгэ сездэ...
  • noname
    17 января 2018 в 17:48
    Бу бик дорес фикер гомер буе уткэрсэгез дэ ялгышмассыз Элфия апа халкыбызнын гомер буе тынлап туймас сандугачы таланты
  • noname
    17 января 2018 в 17:37
    Алдагы гомерегездэдэ бэхет шатлык сэлэмэтлек юлдаш булсын!!!!!
Интервью