Реклама
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дары заводында чираттагы сынаулар булуы турында кисәтә.
Якынча 30 тапкыр ату көтелә. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген “Казан дары заводы” федераль казна предприятиесенең полигонында эшләнмәләрне сынау дәвам итәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз