16+

Билгеле шаман Украинада конфликт тәмамлану көнен фаразлаган

Киләчәктәге вакыйгалар турында ул Перуда еллык йола вакытында белдергән.  

Киләчәктәге вакыйгалар турында ул Перуда еллык йола вакытында белдергән.  

Перу шаманы Шерман Украинада конфликт тәмамлану көнен атаган. Күрәзәче фикеренчә, конфликт 2023 елда тәмамланачак, ә җәй ахырына тынычлык турындагы килешүгә кул куелырга мөмкин. Бу фаразны ул Перуда "чистарыну" тантанасы вакытында ясаган, дип яза “Рейтер” агентлыгы.

Бу шаман ел саен декабрь ахырында фаразлау йоласын үткәрә икән. Аның сүзләренчә, августка барысы да төгәлләнәчәк һәм тынычлык урнашачак.

Уйлап карасаң, августка кадәр озак әле... Егетләребез гомере өзелеп торган хәрби гамәлләрне бүген үк туктатасы килә дә соң... Тизрәк дөреслек җиңсен һәм тынычлык урнашсын иде!

Моннан тыш, Шерман быел Американың төньяк өлешендә, бәлки, АКШта, табигать казалары булачагын, җир тетрәүне фаразлаган, дип яза "Кызыл таң" газетасы. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading