Шәһри Казан

Фирдүс Тямаев ни өчен Руслан Кираметдиновка булыша?

Руслан Кираметдиновка концертын оештырырга синтезатор, баянда уйнап, җырчы Фирдүс Тямаев ярдәм иткән.

«Җитәр урман кисәргә, кайт халыкка! Син халык җырчысы», — дип язганнар Руслан Кираметдиновка виртуаль дуслары онлайн концертын караганнан соң. Гомумән, инде берничә ел сәхнәдә сирәк күренгән Русланны халык сагынган. Соңгы вакытта гаиләсендә булган күңелсез хәлләр дә аның популярлыгын киметмәгән. Халык Кираметдиновка 300гә якын комментарий калдырган.

Руслан Кираметдиновка концертын оештырырга синтезатор, баянда уйнап, җырчы Фирдүс Тямаев ярдәм иткән.

«Молодец, Фирдүс, авыр чагында Русланны ташламагансың», «Фирдүс, алга таба да Русланның янәшәсендә бул. Төшенкелеккә бирелмәсен», — дип, иң беренче Тямаевка рәхмәт сүзләре яудырганнар. Башка комментарийлар «Русланның искиткеч талантлы егет» булуы турында.

«Татарның атказанган артисты син. Бу исемне бирүләрен көтәбез. Синнән ары моңлы җырчы бармы икән? Вәт булдырасың! Ходай үзе ярдәменнән ташламасын»;

«Җырла, Руслан, синең урының сәхнәдә. Халык сине ярата, хөрмәт итә. Иҗади уңышлар. Җырларыңны тыңлап туймаслык»;

«Каян чыга бу кадәр моң, тавыш? Күз тимәсен. Туганың өчен, булганың өчен рәхмәт сиңа»;

Реклама

«Руслан, Казан синең белән»;

«Үзеңне сакла, Руслан. Җырла, бирешмә. Акыл белән яшә. Сәламәтлек телибез. Яратабыз»;

«Яңа җырларыңны да көтәбез. Төшмә сәхнәдән, халык сине ярата. Юлыңны гына югалтма, дүрт аяклы ат та абына. Тормыш дәвам итә һәм ничек кенә дәвам итә әле. Син чын ир»;

«Бик тә матур, көчле, моңлы җырлый Руслан. Бу инде борын белән мыгырдап, яисә сәхнәдә кәҗә кебек сикергәләп йөрү түгел. Афәрин аңа», — дигәннәр.

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 23 ноябрь 2021 - 21:26
    Без имени
    Үзеңне ярата, хөрмəт итə торган яр табарсың əле, Аллаһ боерса.Ижат итүеңне дəвам ит,жырла.Яратабыз сине.
  • 11 ноябрь 2021 - 22:00
    Без имени
    Руслан син бик таланты, югалма, юкка чыкма, син бик туры егет, сина ышанам, туры алга барырга🙏🙏🙏
  • 9 ноябрь 2021 - 00:23
    Без имени
    Руслан нык басып атла!!! Без сине хөрмәт итәбез!
  • 8 ноябрь 2021 - 10:39
    Без имени
    Икесенэдэ бик яратабыз! Менэ Чын дуслар берсен берсе ташламыйлар, авыр вакытта ярдэм бик кирэк. Молодцы! Сез Чын егетлэр. Менэ шундый була Чын егетлэр.
  • 7 ноябрь 2021 - 21:30
    Без имени
    Фирдускэ Аллах рэхмэтлэре булсын, уз изгелеге узенэ эйлэнеп кайтсын.Русланга бэхетле тормыш телэп калабыз.Тормышта эллэ нинди хэллэр була, тэнкыйтлисе дэ килми, Ильмира ялгышты шул, башкача да аерылып була иде.Баш исэн булсын, калганы жайланыр.Авыр вакытта шулай поддержать итуче булгач, Аллах ярдэме инде бу, алга таба да ташламас ,иншэАллах.