Шәһри Казан

Ике яшүсмер Кама елгасыннан ярга чыга алмаган

8 август көнне Кама елгасында ике яшүсмер утырган көймә ягулыгы бетеп сүнгән.

Алар мөстәкыйль рәвештә ярга чыга алмаган. Әлеге хәл Лаеш районында булган.

Бу хәбәрне коткаручылар 03:45 сәгатьтә кабул иткән. Ә 07:45 сәгатьтә 2004 һәм 2003 елгы яшүсмерләр ярдан 500 метр ераклыкта табылган. Алар медицина ярдәменнән баш тарткан. 

Реклама

Көймә белән идарә итү документлары булмау аркасында 2003 елгы егет административ җаваплылыкка тартылган. Яшүсмерләр хокук саклау органы хезмәткәрләренә тапшырылган. Аларның әти-әниләренә карата да беркетмә төзелгән.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: