Шәһри Казан

Илназ Гарипов күңелле яңалыгы белән уртаклашты

Илназ Гариповның җырчы гына түгел, ә аранжировка остасы булуын да белә идегезме? Бу көннәрдә ул тавыш яздыру һәм аранжировка ясау студиясен ачкан. 

“Илназ Гарипов дигәндә, җырчы Илназ Гарипов кына түгел, ә тавыш һәм ут аппаратурасы, фокус, баян һәм башка хезмәтләр тәкъдим итүче шоу-студия күз алдына килә. Без күп еллар дәвамында яшь һәм өлкән артистларыбызга тавыш һәм ут кую белән булышабыз, белгәнне-белмәгәнне өйрәтәбез.

Реклама

Элек мин җырларыма аранжировканы үзем ясый идем. Әмма концерт һәм юбилейларга кереп киткәч, бу эшкә вакыт калмады. Ә хәзер бәйрәм, туй, юбилей, концерт оештыру эше көйләнгәч, үзебезнең студияне ачу теләге барлыкка килде. Студия зур түгел, минем кебек кечкенә, әмма ул – күпфункциональ студия. Әгәр сыйфатлы һәм очсыз булуын теләсәң, үзең яса, диләр. Менә шул фикер белән оештырылган студия бу. Хәзерге вакытта яшьләр өчен 1-2 проект өстендә эшлибез. Моннан тыш, яшь артистларны, продюсер буларак, үз канатым астына алу теләге дә бар”, - дип сөйләде безгә Илназ. 

Студиянең беренче клиентлары да булган инде. Илназ туйга әзерләнүче яшьләргә җыр яздырып биргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: