16+

Илсур Метшин: "Россия зур, әмма кар ыргытырга урын юк" дигән шаярту нәкъ Казан турында"

Көн саен Казаннан 9 мең тонна кар чыгарыла. Аларны башкаланың 7 кар эретә торган урынына илтәләр.

Көн саен Казаннан 9 мең тонна кар чыгарыла. Аларны башкаланың 7 кар эретә торган урынына илтәләр.

“Тагын 12 шундый кар эретә торган урын төзергә планлаштырабыз. Шуның кадәр күп кар чыгаргач, ник кар һаман күп соң, диләр. Беренчедән, кар чистарту мәйданнары бик нык артты. Мин мэр булып эшли башлаганда без 12 млн квадрат метр юлдан кар чистарта идек. Хәзер чистарту территориясе 22 млн квадрат метрга җитте. Бу 1960 чакрым, ягъни Варшавага кадәр ара дигән сүз”, - дип җавап бирде Илсур Метшин бүген туры эфир вакытында. 

Сүз уңаеннан, декабрь аенда Казанда явым-төшем буенча норма 1,5 тапкырга, гыйнварда 2 тапкырга арткан. Февральнең берничә көнендә кар бер айлык норманы тутырды.  "Россия зур, әмма кар ыргытырга урын юк" дигән шаярту нәкъ безнең Казан турында инде", - ди мэр үзе дә шаяртып. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кар чистартырга көн саен 700 ләп техника шәһәр урамнарына чыга икән. Әмма урамнарны тәртиптә тотарга тиеш булган хезмәткәрләрне дә коронавиурс читләтеп үтми. Эшчеләрнең 1/3 авырып, өйләрендә калырга мәҗбүр икәнен искәртте шәһәр башлыгы. 

Механизаторлар, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы кыш айларында 70 мең сумга кадәр җиткерелсә дә, ике сменада эшләрлек кеше юклыгы да үзен сиздерә.

"Бу зур акчалар түгел, шулай да даиими керем булдырырга теләгән кешеләр өчен начар акча димәс идем", - дип саный Метшин әфәнде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading