16+

Ир-атларга декрет ялы бирү турында закон проекты эшләнә

Дәүләт Думасында ир-атларга декрет ялы бирү турында закон проекты эшләнә, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.

Дәүләт Думасында ир-атларга декрет ялы бирү турында закон проекты эшләнә, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.

«Бу проект эш процессында», - диде Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая («Бердәм Россия»).

Буцкая сүзләренчә, ир-атлар өчен декрет дөньякүләм практика булып тора, аны Россиядә дә кулланырга кирәк.

«Декретның бер өлешендә әни үзе, ә күкрәк сөте имезергә кирәк булмаган кечкенә өлешен әти кеше булу мантыйкка туры килә кебек», - дип өстәде парламентарий.

Депутат сүзләренчә, ана капиталыннан әти кешеләр өчен тупланма пенсия бирү турында закон проекты күптән түгел Дәүләт Думасына кертелде.

«Без ана капиталыннан әтиләр өчен пенсия турында закон проектын керттек. Бу бала тәрбияләүче әти кешеләр өчен каралган. Кыскасы, өй эшләрен ничектер бүлергә кирәк, - дип өстәде парламентарий.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading