16+

Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак

Күптән түгел 80 яшь тулган россиялеләрне өстәмә түләүләр көтә. 2023 елның 1 ноябренә бу сумма 15134,66 сум тәшкил итәчәк.

Күптән түгел 80 яшь тулган россиялеләрне өстәмә түләүләр көтә. 2023 елның 1 ноябренә бу сумма 15134,66 сум тәшкил итәчәк.

Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның «Кеше ресурслары белән идарә итү» сәүдә-сәнәгать палатасы кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында ноябрь аеннан кайбер россиялеләр иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә күләмдә ала башлаячак, дип сөйләгән.

Шулай ук граждан авиациясенең элеккеге очу экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре дә өстәмәләр алачак. Аларның күләме элеккеге эш урынындагы уртача керемгә һәм оешманың социаль фондка керткән күчерүләренә бәйле. Узган еллар мәгълүматлары буенча, шахтачыларга өстәмә түләү күләме 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр булган.

Реклама

Шул ук хәл "төньяк стаж"ы булган кешеләргә дә кагыла. Аларның пенсияләренең фиксацияләнгән өлешен яшәгән төбәкләренә карап 30-50 процентка арттырырга мөмкиннәр. Шул чакта башка төбәккә күченгәндә өстәмә түләү сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading