Казанның Совет районында урнашкан "Минем Царицыно" торак массивында алты яңа урам барлыкка киләчәк. Шуларның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк.
Скопировать ссылку
Казанның Совет районында урнашкан "Минем Царицыно" торак массивында алты яңа урам барлыкка киләчәк. Шуларның берсенә Фоат Мансуров исеме биреләчәк.
Карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
Яңа формалаша торган алты урамга Николай Капитонов, Александр Сергеев, Фоат Мансуров, Зәки Нури, Алексей Панфилов, Михаил Кирпонос исемнәре биреләчәк.
Ситуацион план нигезендә, беренче номерлы урам Социалистик хезмәт герое, Ленин Ордены кавалеры, Казан математик машиналар заводы хезмәткәре Николай Капитонов исемен йөртәчәк.
Икенче номерлы урам - Советлар Союзы Герое, Казанда сугыш тәмамланганнан соң эшләгән аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны бүлеге командиры Александр Сергеев исемен алачак.
Комментарийлар