16+

Ковидны антибиотик белән дәваламыйлар: табиб киңәше

Терапевт Александр Мельников “Facebook” та коронавирусны дәвалаганда нинди препаратлар кулланырга ярамагынлыгы хакында язган.

Терапевт Александр Мельников “Facebook” та коронавирусны дәвалаганда нинди препаратлар кулланырга ярамагынлыгы хакында язган.

Табиб кортикостероидларны аерым басым ясап күрсәткән. Кортикостероидлар яхшы нәтиҗә бирүгә карамастан, аларның зыяны зур, ди Александр Мельников.

“Сулыш алу авырайган, хәле бик кыен булган авыруларны кайчагында хастаханәгә салып булмый. Андый очракларда кортикостероидлар авыруны коткарып кала. Коткарып калмавы да бар. Хастаханәне “әйләнеп узып“ кына, авыруның зиратка китәргә мөмкин икәнен туганнарына алдан әйтү кирәк”, - дип аңлата Мельников.

Табиб вируска каршы препаратларны да кулланмаска киңәш итә. Аның сүзләренчә, амбулатория шартларында COVID-19 дәвалый торган вируска каршы препаратлар әле эшләнелмәгән. Ремдесивирны бары стационарда гына кулланырга мөмкин.

“Монда бар да гади: өйдә дәваланганда антибиотиклар белән дәваланырга ярамый. Коронавируска алар тәэсир итми һәм зыяннан кала бер генә дә файдасы булмаячак”, - дигән ул.

Антибиотикларны реанимациядә яткан авыр хәлдәге пациентларга гына бирәләр.

Моннан тыш, Мельников коронавирус вакытында С, D, B, К, E витаминнарының һәм башка минераль һәм табигый матдәләрнең дәвалау нәтиҗәсе турында бернинди мәгълүмат та булмавын билгеләп үткән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading