Шәһри Казан

750 шәһәрдә хатасыз язарга өйрәнәләр

13 апрельдә дөньяның 70тән артык илендә һәм алты континетта рус теленнән "Тоталь диктант" язачаклар. Әлеге акция уңаеннан Россия шәһәрләре буйлап автойөреш узачак.

Проект җитәкчесе Ольга Ребковец сүзләренчә, үткән елны "Тоталь диктант"ны 721 шәһәрдә язганнар, быел исә 750дән артык шәһәр катнашыр дип көтелә. Теге яки бу сәбәпләр белән махсус мәйданчыкларга барып язарга өлгермәгәннәр өчен онлайн формат тәкъдим ителә. Диктант текстын язучы Павел Басинский дүрт төрле сәгать зонасы өчен дүрт төрле фрагментта әзерләгән.

Реклама

Диктант язучы шәһәрләрнең саны артып торса да, акцияне оештыручылар кечкенә шәһәрләрнең һәм авылларның да кушылуын тели. Без аларга да барып җитәргә тиешбез, ди Казанның рус милли мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская.

"Тоталь диктант" акциясе уңаеннан 29 көн эчендә 27 шәһәр арасында автойөреш оештырыла. Владивостоктан Таллиннга кадәр арада булган сәяхәттә филологлар, язучыларны да күреп булачак. Алар һәр шәһәрдә тукталып, махсус мәйданчыкларда фәнни-популяр лекцияләр укыячак, рус теле грамматикасына кагылышлы мастер-класслар, төрле конкурслар үткәрәчәк, хәтта шаяртулы имтиханнар да оештырылачак. Автойөреш вакытында язучылар китап та язарга өлгерәчәк. Китап басылып та чыгачак, дип ышандыра акцияне оештыручылар. Бер китап нәшрияты бу проект белән кызыксынырга да өлгергән инде. Ә филологлар юлда очраган топонимнарны, географик объектларны өйрәнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: