Бүген һиҗри буенча яңа 1447 елның тәүге мөхәррәм аеның беренче көне.
Айның унынчы көне мөселман дөньясында Гашура көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн мөселманнар өчен нинди әһәмияткә ия һәм аны ничек үткәрергә? Сорауларыбызга “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов җавап бирә.
– Хәзрәт, ни өчен мөселман календареның беренче ае булып нәкъ менә мөхәррәм аен сайлап алганнар?
– Мөхәррәм аеннан башлау сөекле Пәйгамбәребез салләлааһу галәйһи үә сәлләмнең сахабәләр белән Мәккәдән Мәдинәгә күчүе белән бәйле.
Гомәр радыяллаһу ганһе вакытында сәхабәләр арасында кайсы айны билгеләү турында сүз чыккач, төрле фикерләр була, кемдер рамазан аеннан, кемдер Пәйгамбәребезнең туган ае мәүлид аеннан дип тәкъдим кертә. Озаклап фикер алышкач, мөхәррәм аеннан башларга булалар. Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте белән аерылып торган дүрт харам айларның берсе ул. Һиҗрәт, ягъни күченү белән бәйле булганлыктан, аны һиҗри ел исәбе дип атыйлар.
– Харам айларның берсе дидегез, бу айларда нәрсәдер эшләү тыелганга шулай аталамы?
– Аллаһы Тәгалә Үзе тарафыннан билгеләгән аерым изге айларда үзегезгә золым кылмагыз, ди. Бу айларда ул трле сугышлар, явызлыклар кылуны тыйды. Начарлыклар эшләп, дошманлык күрсәтеп, Аның рәхмәтеннән мәхрүм калуыбыз бар, Аллаһ сакласын, сынавы-газабы да килергә мөмкин.
– Мөхәррәм ае бу айда Гашурә көне булуы белән дә фазыйләтлеме?
– Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рамазан аеннан соң иң фазыйләтле ураза – Аллаһ аенда, мөхәррәмдә», – дип әйтелә. Рамазан ае уразасын фарыз итәр алдыннан һиҗрәттән соң мөселманнарга иң әүвәлге фарыз ураза булган ул. Аллаһы Тәгалә рамазан аенда ураза тотарга кушкач, ул нәфел ураза булып калган.
Гашурә көнендә ураза тоту – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте, шуңа да мөселман кешесе өчен бу көнне ураза тоту хәерле. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Гашурә көнне ураза тоту бер еллык гөнаһлар кичерелүгә һәм Аллаһның рәхмәтенә якынаюга сәбәп була. Пәйгамбәреебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләреннән билгеле булганча, Аллаһ Илчесе Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, андагы яһүдиләрнең Гашурә көнендә ураза тотканнарын күрә.
Шуннан соң сәхабәләренә: “Гашурә көнен тагын да олылап, бер көн кала – мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тотыйк”, – ди. Аның сөннәте буенча, уразаны мөхәррәмнең тугызынчы һәм унынчы көннәрен ураза тотып уздыру тоту хәерле. Галимнәр, тугызынчы көнендә тота алмасагыз, унберенче көнендә тотарга була, диләр. Өч көн рәттән тоту тагын да күркәм. Ураза тотудан тыш, Коръән укып, мәрхүмнәр өчен догалар кылып, гөнаһларыбыз ярлыкануны сорап, салават-зекерләр әйтеп уздыру, мохтаҗларга ярдәм итү, гаиләңдәгеләргә һәм балаларга бүләкләр бирү, туганнарны җыеп мәҗлес үткәрү дә савап булыр.
– Гашурә көне тагын нәрсәләр белән истәлекле?
– Бу көнне мөселман дөньясында шактый зур вакыйгалар булуы билгеле. Аллаһы Тәгалә Гашурә көнендә һәр пәйгамбәргә Үзенең рәхмәтен иңдерә: Адәм галәйһиссәламне гафу итә, Муса галәйһиссәламне һәм аның халкын залим фиргавен золымыннан коткара, каты авыруга дучар булган Әюб пәйгамбәргә шифасын бирә, шулай ук Нух көймәсе тауда туктап, көймәдәге халык туфаннан котылган. Мөхәррәм ае мөселманча яңа елның беренче ае, дидек. Бу елны изгелекләр эшләп, алар безне Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайтсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар