Түбән Камада 46 яшьлек Ибраһимова Эльза Нурулла кызын эзлиләр, ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Аның югалуы турында «Эз» ("След") эзләү-коткару отряды төркемендә хәбәр ителә.
Шимбә көнне, 25 апрельдә, Түбән Камада яшәүче хатын-кыз Корабельная урамындагы 37 нче йорттан чыгып китә һәм хәзергәчә аның кайда булуы турында берни дә мәгьлүм түгел.
Хатын-кызның өстендә - карасу яшел тәстәге кыска куртка, куе кызыл чалбар, аякларына түбән үкчәле кара ботинкалар кигән була. Аерым билгеләре - буе 155 см, урта тән төзелеше, чәче - каре сыман итеп киселгән, күзләре коңгырт.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 8 (917) 261-91-71 яки 102 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар