Шәһри Казан

Кукмарадагы терактта гаепләнүче егет районның бер мәчетенә дә йөрмәгән

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Кукмара мөхтәсибәте имамнары белән уздырылган сораштыру нәтиҗәсендә, егетнең районның бер мәчетенә дә йөрмәве ачыкланган.

Бу пандемия белән бәйле булырга мөмкин. Аның гаиләсе районга күптән түгел генә күчеп килгән. 

Реклама

Кукмара районы диния нәзарәтендә иң көчле мөхтәсибәтләрнең берсе булып санала. Анда 76 мәчет һәм 1 мәдрәсә эшләп килә. Кукмараның барлык рәсми мөселман оешмаларында эшчәнлек Хәнәфи мәзхәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында алып барыла. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм асыл мөселман традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән башлангычларны актив рәвештә тормышка ашыра торган Кукмара мөхтәсибәтен диния нәзарәте уңай бәяли” диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: