Реклама
РСФСРның халык артисты Михаил Боярский, гриппка каршы прививка ясатканда, аңын югалтып егылган.
"Комсомольская правда" язганча, 70 яшьлек Боярский табиб кабинетына кергәч, терапевт аны тикшерә башлый. Лимфоузлаларына баскач, артистның кан басымы күтәрелә. Боярский шунда ук врачка авып, урындыгыннан егылып төшә һәм башы белән стенага бәрелә. Тиз генә ашыгыч ярдәм күрсәтеп, аны аңына китерәләр. Алай гына да түгел, Боярский барыбер укол кададып чыга.
Фото: https://pixabay.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз