Шәһри Казан

Мәктәп укытучысында коронавирус тапканнар

Казанның 114 нче мәктәбе укытучысы коронавирус йоктырган, дип хәбәр итә "Матбугат.ру" электрон басмасы.

Хастада әлеге чир барлыгын дүшәмбе, 21 сентябрьдә, теркәгәннәр. Укытучының соңгы эш көне 17 сентябрь булган. Эш вакытында укытучы шәхси саклану чараларын кулланган. Хәзер ул үзизоляциядә, өендә дәвалана.
Белем учагында дезинфекция үткәреләчәк, ә коронавирус беләп чирләп киткән укытучы белем биргән дүртенче сыйныф укучылары дистанцион укуга күчереләчәк. Калган сыйныфлар гадәти режимда укыячаклар. Роспотребнадзор белгечләре укытучының кем белән аралашканын ачыклыйлар.

Реклама

Мәктәптә укучы калган сыйныфлар гадәти режимда белем алачак. Бүген мәктәптә фильтр эшли. Температуралары булган һәм ОРВИ белән авыручылар юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: