16+

Өч илдә битлек режимы кире кайтарылган

Әлеге илләрдә коронавирус йоктыру очраклары арткан. 

Әлеге илләрдә коронавирус йоктыру очраклары арткан. 

Сүз Кипр, Катар һәм Пакистан турында.

Кипрда битлек режимы 31 май көнне гамәлдән чыккан булган. 8 июльдә ул кабат гамәлгә кергән.

Катарда да вәзгыять катлаулы. Анда тәүлек эчендә 700ләп кеше вирус йоктырган. Бу июнь ае белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк. 

Пакистанда июнь башында тәүлегенә 100 кеше ковид йоктырган булса, хәзер аларның саны 800гә якын. 28 июньнән биредә янә битлек режимы кертелгән.

Бүгенге көндә коронавирус йоктыру очраклары дөньяның 110 илендә артканнан арта бар. 

Россиядә чикләүләр 2 июльдә гамәлдән чыгарылды. Әмма вәзгыять кискенләшкән очракта, алар яңадан кайтарылырга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading