Реклама
Мондый хәлләр сирәк булса да очрый икән.
Түбән Новгород өлкәсендә 56 яшьлек ир-ат, "үлеменнән соң" уянып чыгып, морг хезмәткәрләрен куркыткан. Ул өч көн суыткычта яткан. Виктор Самохвалов үзен начар хис итә һәм күршесен чакырып, ярдәм сорый. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә дә шалтыратып карый. Әмма шуннан сод берни дә хәтерләми. Ир-атның ун еллап йөрәге белән проблемалар булган. Моргта исә өшүдән уянып китә. Суыткычтан чыгып, санитарлар янына керә. Табиблар бу хәлне уникаль очрак дип саный. Мондый хәлләр сирәк булса да очрый икән. Әмма монда сүз табиблар хатасы турында булырга тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз