Көтәбез. Бирсен Ходай!
Федераль басмалар Россия пенсионерларын куандырачак һәм өметләндерәчәк яңалык белән уртаклашты: Яңа елга лаеклы ялда булучылар 15 000 сум күләмендә бердәм пособие алырга мөмкин! Бу хакта икътисадчы Андрей Лобода җиткергән һәм аның сүзләре күп кенә мәгълүмат чараларында таралырга өлгерде.
Лобода фикеренчә, әлеге гамәл турында Россия Президенты Владимир Путин декабрь аенда узачак традицион матбугат конференциясендә игълан итәчәк. Пенсиянең күләме исә 5 меңнән башлап 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу очракта инде бердәм пенсия барлык пенсионерларга да күчәчәк. Хәтта эшләүче пенсионерларга да.
Көтәбез. Бирсен Ходай!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Аллага шокер
0
0
0
0
Икенче группа инвалидларны да онытмассыннар иде
0
0
0
0
...5 меңнән 15 меңгә кадәр... дигәне ничек була икән?
0
0
0
0
Эссэлэмэгэлэйкум. Россия пенсионерларына кемнэр кергэнен языгыз пожалуйста .
0
0