Шәһри Казан

Пенсия фондында “кайнар элемтә” эшли

Бүген Казанның Вахитов районы Пенсия фонды бүлекчәсендә тиздән пенсиягә чыгачак кешеләрнең сорауларына җавап бирәчәкләр.

Бу уңайдан Россия пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең Вахитов районы бүлегендә "кайнар элемтә" эшлиячәк. Иминият пенсиясенә гаризаны "Иминиятләштерелгән кешенең шәхси кабинеты" электрон сервисы аша тапшырырга мөмкин. Булачак пенсияне ничек исәпләргә, "шәхси кабинетта" ничек теркәлергә, шундый башка темаларга белгечләр җавап бирәчәк.

Реклама

Сорауларны сәгать 10.00дән 16.00гә кадәр (843) 235-17-17, 235-17-36, 235-17-24 номерлары аша юлларга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: