16+

Пенсиягә иртәрәк чыгып булачак

Пенсиягә чыгу яшен озайтканнан соң, пенсия яшенә якынлашып килүчеләр игътибар үзәгендә.

Пенсиягә чыгу яшен озайтканнан соң, пенсия яшенә якынлашып килүчеләр игътибар үзәгендә.

Олы кешеләр эшсез калмасын өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күрелә. Пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның һәм 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур әһәмият бирелә.

Бу категория кешеләрне башка һөнәргә өйрәтү курслары да каралган. Эшкә урнашу мөмкинлеге булмаса, кеше пенсиягә иртәрәк чыга ала, дип яза “Российская газета”. Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре аңлатуынча, моның өчен пенсиягә чыгарга ике ел кала кеше эш таба алмавын мәшгульлек үзәге аша расларга тиеш булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә пенсияне ул очракта кем түләячәк, мәшьгуллек үзәгеме?

    Мөһим

    loading