Бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган.
Бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган. Билгеле булганча, соңгы елларда Гөлназ яман чир белән авырды. Бер тапкыр авыруны җиңгән дә кебек иде, кызганыч, тагын бер сынау узарга язган булган. Дуслары - җырчылар, шагыйрәләр аңа ярдәм итү йөзеннән берничә тапкыр хәйрия концертлары оештырган иде.
Гөлназны бүген - Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында җирлиләр. Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында Айгөл Бариева хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Автор,Козгынчы
0
0