16+

Милли музейда Роберт Миңнуллинның шәхси коллекциясе барлыкка килергә мөмкин

Казанда Муса Җәлил музей-фатирында узган шагыйрь Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов шундый идея белән чыгыш ясады.

«Роберт Миңнуллин музейда чараларда гына яшәмәсен, мөмкин булса, Милли музейда аның шәхси әйберләреннән коллекция җыеп, горурланып, менә, Роберт абыйның коллекциясе бездә саклана, дип әйтергә теләр идек. Ул, бәлки, көн саен карап була торган композиция булмаса да, барыбер мондый коллекция туплау — мәңгелеккә юл. Аны 50 елдан соң да, 100 елдан соң да алып карап булачак», — дип белдерде Айрат Шамил улы.

роберт. фото автора

Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым белән кызы Таңсылу Сабирова да идеяне бик сөенеп, хуплап кабул итте.

«Бәлки, Роберт Миңнуллин исемендәге мәктәп тә барлыкка килер. Ул авыр эш түгел. Бу әлегә хыял, әмма бик яхшы хыял!» — дип өстәде Айрат Фәйзрахманов.

Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсе эшли. Шагыйрь яшәгән йортта (Казанда Толстой урамында) мемориаль такта бар. Туган авылы — Башкортстанның Илеш районы, Шәммәт авылында бюст куелды һәм музей ачылды.

миннуллин. фото атвора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading