16+

Этләр өчен мәйданчыклар, ишегалларында дог-бокслар: Татарстанда яңа проектлар әзерләнә

Татарстанда йорт хайваннары өчен инфраструктураны үстерергә җыеналар.

Этләр өчен мәйданчыклар, ишегалларында дог-бокслар: Татарстанда яңа проектлар әзерләнә

Татарстанда йорт хайваннары өчен инфраструктураны үстерергә җыеналар.

Республикада этләр белән шөгыльләнү һәм уеннар өчен махсус мәйданчыклар төзү, шулай ук ишегалларында дог-бокслар урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта Дәүләт Советында узган очрашуда сөйләштеләр.

Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев, профильле комитет рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова һәм «Четыре Лапы» федераль компаниясен оештыручыларның берсе Дмитрий Цыпин катнашты.

Фәрид Абдулганиев хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда якынча 115 мең эт исәпләнә.

Шуларның 73 меңе генә теркәлгән. Депутатларга хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләсе буенча халыктан еш мөрәҗәгатьләр килә.

Республикада инде өч ел дәвамында йорт хайваннарына җаваплы карау культурасын үстерү проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – хайваннар өчен уңайлы мохит булдыру, ветеринария хезмәтләрен, волонтерларны, йорт хайваннары хуҗаларын һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерү.

госсовет. фото госс

Бу юнәлештә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды һәм «Четыре Лапы» компаниясе хезмәттәшлек итә. Алар арасында килешү быел сентябрьдә имзаланган.

Татарстанда инде берничә уртак социаль проект тормышка ашырылган. Июль аенда Иннополиста каникросс үткәрелгән, ә Казанның Таулар-Әмәт урманында этләр белән йөгерү буенча бушлай күнегүләр оештырылган. Шулай ук «Помоги дворняге» приютына ярдәм күрсәтелә, ишегалларында ачык лекцияләр һәм балалар белән очрашулар уза.

«Четыре Лапы» компаниясе вәкиле Дмитрий Цыпин сүзләренчә, якын арада этләр белән шөгыльләнү һәм уйнау өчен махсус мәйданчыклар төзү, идарәче компанияләр белән берлектә ишегалларында брендлы дог-бокслар урнаштыру планлаштырыла.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстанда бу эшне дәвам итәргә һәм хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән социаль, агарту проектларына ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading