Республикада кулланучыларның товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына карата дәгъвалары арта.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 56 проценты кулланучылар шикаятьләренә туры килә. Елдан-ел хезмәт күрсәтүчеләргә сораулар күбәя: шикаятьләр белән 4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова хәбәр итте.
Сыйфатлы товарлар базарын цифрлы технологияләр ярдәмендә контрольдә тоталар Сыйфатлы товар дигәндә, иң беренче чиратта, кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз продукция күздә тотыла. Әмма моның белән генә эш бетми: сатып алучы алган товарының сыйфатлы һәм законлы булуына да ышанырга тиеш.
Юлия Булатова сүзләренчә, куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар базарын булдыруда яңа цифрлы инструментлар зур ярдәм күрсәтә. Шуларның берсе – товарның җитештерүчедән алып сатып алучыга кадәрге юлын күзәтергә мөмкинлек бирүче «Гадел билге» («Честный знак») системасы.
– Кибеткә килгән һәр сатып алучы легаль товар сатып алуына ышанырга, ә намуслы бизнес намуссыз көндәшлектән якланган булырга тиеш. Бүген 38 төркем товар мәҗбүри маркировкаланырга тиеш, шуларның 35ен Роспотребнадзор контрольдә тота, – диде ул.
Закон бозып сатылган 5 меңнән артык товар сатудан алынган Товарларның законлы әйләнешен контрольдә тоту өчен махсус мәгълүмат системалары эшли. Алардан алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә, ел башыннан Роспотребнадзор тарафыннан 1000нән артык кисәтү ясалган.
Контроль-күзәтчелек чаралары барышында закон бозып сатылган 5 меңнән артык берәмлек продукция сатудан алынган. Алар арасында тәмәке һәм никотинлы продукция, кием-салым, төргәкләнгән су, сөт ризыклары бар.
Моннан тыш, 2 меңгә якын берәмлек товарга арест салынган. Нәтиҗәдә, алар республика базарына эләкмәгән.
– Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында 345 беркетмә төзедек. 45 материалны судка җибәрдек, шуларның 13е инде каралды. 500дән артык берәмлек продукция конфискацияләнде, – диде Юлия Булатова.
Аның сүзләренчә, мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Бу, аеруча, яраклылык вакыты чикләнгән социаль әһәмияткә ия продукциягә – сөт һәм сөт ризыкларына, суга кагыла. Шулай ук тәмәке һәм никотинлы продукцияне билгеләнгән бәядән кыйммәтрәк яки арзанрак сату да хокук бозу булып санала.
Тикшерелгән азык-төлекнең 24 процентында кагыйдә бозу ачыкланган Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренә караганда, социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына бәйсез экспертизалар үткәрелә.
– Шуны билгеләп үтәсе килә: вазгыять, динамика әлеге товарларның сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре яхшыру ягына таба үзгәрә. Моңа профилактик чаралар да, төрле административ йогынты чаралары да ярдәм итә дип уйлыйбыз, – диде ул.
Быелның ун аенда республиканың аккредитацияләнгән лабораторияләрендә 257 төрле товар тикшерелгән. Аларның күбесе сөт, ит һәм балык продукциясенә карый.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өйрәнелгән товарларның 24 процентында теге яки бу кагыйдә бозу очраклары ачыкланган.
– Барлык материаллар тиешле чаралар күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәрелде, – диде Розалия Арсланова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар