Коронавирус белән авыручылар саны 70 төбәктә арткан.
Скопировать ссылку
Коронавирус белән авыручылар саны 70 төбәктә арткан.
Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны узган атнада 48%ка арткан, ә хастаханәгә ятучылар саны 20,6% ка арткан. Бу хакта әлеге инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб вәкилләре хәбәр итте.
Коронавирус диагнозы куелучылар саны Россиянең 42 төбәгендә арткан.
Узган атнада ковидтан 7 280 кеше савыккан, бу узган атнага караганда 61,5% ка күбрәк. Бу чорда 14 кеше әлеге чирдән вафат булган.
Россиядә COVID-19 йоктыру очракларының гомуми саны пандемия башланганнан бирле 23 014 969 тәшкил итә, савыгулар саны 22 458 308, ә үлемнәр саны 400 023 кеше.
Белгечләр гриппны ОРВИ һәм башка инфекцияләрдән аеручы төп билгене дә искә төшерә — грипп кискен башлана, температура тиз арада 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә көн төшмәскә мөмкин. Аеруча балаларда югары температура күзәтелә.
Комментарийлар