16+

Сак булыгыз: юлларда бозлавык булырга мөмкин

Бүген, 21 октябрьдә Татарстан һәм Казан территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

Бүген, 21 октябрьдә Татарстан һәм Казан территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстанда төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә, көнбатыш районнардан башлап, кар, карлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил, шулай ук күз күременең сизелерлек начараюы көтелә.

Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән -1 градуска кадәр, көн дәвамында +2-7 градуска кадәр җылыначак. Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар боткасы булуы ихтимал.

Казанда төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы нульдән -2 градуска кадәр. Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Көндез явым-төшем дәвам итәчәк – синоптиклар фаразы буенча, кар, юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, урыны белән секундына 17-22 м тизлектә. Максималь һава температурасы көндез +4 градустан +6 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading