16+

Шереметьево аэропортында фаҗигадә 41 кешенең гомере өзелгән: сәбәбе һава торышында гынамы?

Шереметьево аэропортында "Аэрофлот" компаниясенең Sukhoi Superjet 100 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә кырык бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә РИА Новости Россия тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская сүзләренә сылтама белән.

Шереметьево аэропортында "Аэрофлот" компаниясенең Sukhoi Superjet 100 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә кырык бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә РИА Новости Россия тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская сүзләренә сылтама белән.

Мәскәүдән Мурманскига очучы "Аэрофлот"ның "Sukhoi Superjet 100" самолеты 5 май көнне кичен 28 минут очканнан соң кире әйләнеп кайтып, Шереметьево аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утырган. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет икенче тыпкырдан гына утыра алган, бу вакытта инде аның двигательләре яна башлаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, самолетта булган 78 кешенең 37се –  33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы исән калган. Исән калучыларның алтысы хастаханәгә озатылган, аларның өчесенең хәле авыр дип бәяләнә.

Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән һава транспортының куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" дигән 263нче маддә буенча җинаять эше кузгатты. Дмитрий Медведев гадәттән тыш хәлләрне тикшерү буенча дәүләт комиссиясе төзергә фәрман бирде.

Мурманск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибис өч көнлек матәм игълан итте. Төбәкнең һәлак булган пассажирлары гаиләләренә 1 миллион сум, хастаханәгә озатылучыларга 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Фаҗиганең сәбәбе әлегә төгәл билгеле түгел: самолетны яшен суккан яки уңышсыз җиргә төшеп утыру аркасында шасси стойкасы элементы двигательгә эләгүдән килеп чыккан дигән фаразлар гына бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading