Шәһри Казан

Танылган җырчы пластик операциядән соң саңгырауланган

Танылган Мәскәү җырчысы Елена Демидова өчен пластик операциянең азагы аяныч беткән. Ул хәзер авыртудан интегә, уйламаганда инвалидка әйләнә язган.

Бу хакта Дни.ру хәбәр итә.

Ул Яңа Абаттагы кыйммәтле клиникаларның берсендә битен "тарттырырга" булган. Операцияне медицина фәннәре кандидаты булган хирург ясаган.

Реклама

Җырчы сүзләренчә, операция вакытында шартлаган тавыш ишеткән. Анестезия тәэсирендә ул вакытта  авырту сизмәгән. Авыртуны баса торган даруларның тәэсире беткәннән соң, мәхшәр башланган.
Ул колагына кагыла да алмаган, кагылса, ток тоткан төсле иткән. Хирург моны шулай булырга тиеш дип кенә аңлаткан. Әмма ике айдан соң да авыртулар басылмаган һәм җырчы үзенең әкеренләп чукраклана башлавын тойган.

Ул район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәч, аны МРТга җибәргәннәр. Пластик операция нәтиҗәсендә, тел асты нервы һәм селәгәй бизләренең тишелүе ачыкланган. Җырчының дәвалану өчен генә 650 мең акчасы киткән. Әмма әле ул элеккеге хәленә һаман да кайта алмый икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 февраль 2019 - 11:40
    Без имени
    Акча куп значит нишлэргэ белмилэр