16+

Тарихтан, җәмгыять белеменнән дәреслекләр үзгәрә

Путин тарих һәм җәмгыять белеме буенча яңа мәктәп дәреслекләре төзергә кушкан.

Путин тарих һәм җәмгыять белеме буенча яңа мәктәп дәреслекләре төзергә кушкан.

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына тарих һәм җәмгыять белеме буенча, шул исәптән башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа дәреслекләр һәм уку әсбаплары эшләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм тапшырырга кушты.

 Хөкүмәткә Россия Фәннәр академиясе һәм Россия тарихи җәмгыяте ассоциациясе белән берлектә бу эшкә илнең алдынгы югары уку йортларын һәм фәнни оешмалары белгечләрен җәлеп итү бурычы куелган.

Бу эшне 1 сентябренә кадәр башкарырга кирәк булачак. Дәреслекләр буенча Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия фәнни академиясе җитәкчесе Геннадий Красников һәм тышкы разведка хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин җаваплы итеп билгеләнгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading