16+

Татарстанда 41 бала коронавирустан дәвалана

Кызганыч, ковид балаларны да «аяктан ега» башлады.

Кызганыч, ковид балаларны да «аяктан ега» башлады.

Ләкин ул аларда җиңелчә уза. Бүгенге мәгълүматлар буенча, Балалар республика хастаханәсендә коронавирустан 41 бала дәвалана. Декабрь ае белән чагыштырганда, бу сан дүрт тапкыр күбрәк.

«Балалар өчен дә саклану чаралары шул ук. Ләкин алар битлек киеп йөрергә яратмый. Әниләренә ияреп кеше күп булган урыннарда йөриләр. Яңа ел яллары нәтиҗәсе бу», – диде матбугат конференциясендә клиника баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Светлана Сенек.

Хастаханәдә дәваланучылар арасында ясалма вентиляциягә кушылган балалар, «Омикрон» штаммы ачыкланган очраклар да юк. «Кирәк булса, компьютер томографиясе ясыйбыз. Үпкәләре зарарланган балалар юк. Балалар коронавирусны гадәти салкын тию кебек уздыра, шуңа күрә без барлык балаларны да хастаханәгә салмыйбыз. Бер-өч яшькә кадәрге балалар, ДЦП, шикәр кебек авыруы булганнар хастаханәдә дәвалана», – диде табиб. Аның сүзләренчә, бер тәүлеклек, өч, җиде көнлек балаларда да ковид очрый. Сабыйларга вирус алар карында чакта йога. 

Светлана Сенек әйтүенчә, вакцинадан куркырга кирәкми, шуңа йөкле хатыннарга ясарга киңәш итә. Ә инде балаларга терелгәч, кайчан һәм ничек прививка ясарга кирәклеген педиатр хәл итә.

Бүген шулай ук балаларны вакцинацияләү өчен мәктәпләрдә ата-аналардан рөхсәт җыю турында хәбәр иткән идек.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading