11 июльдән салкын һава фронты киләчәк
Татарстанда алдагы тәүлекләрдә тагын да эссерәк булачак. Бүген Казанда һава торышы 30 градуска кадәр күтәрелгән булса, алдагы ике көндә һава температурасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Шуның белән бергә, һава дымлылыгы югары булганлыктан, кичләрен көчле яңгырлар да булырга мөмкин. 11 июльдән салкын һава фронты киләчәк һәм һава температурасы +23, +28 градус "кына" булырга тиеш, ди синоптиклар.
Үзегезне сакласагыз иде.
Комментарийлар