16+

Татарстанда булачак әниләр өчен балаларны машинада йөртү кагыйдәләре буенча тренинглар үткәрелә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәгендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә “Баланың тормышы бәяләп бетергесез” дип исемләнгән балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча булачак әниләр белән тренинг үткәрде.

Чара барышында автоинспекторлар баланы автомобильдә йөртү үзенчәлекләре һәм мондый сәфәргә әзерләнү кагыйдәләре, шулай ук коляска белән юл аша ничек дөрес күчергә кирәклеге турында сөйләде. Дәрестә катнашучылар балаларны тотып торучы җайланмаларның балалар травматизмын һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмый калуның иң нәтиҗәле чарасы булуын белделәр. Алар автокреслоны ничек дөрес сайларга һәм аны, яңа туган бала куркынычсызлыкта булсын өчен, автомобильдә ничек беркетергә икәнен өйрәнде. Тренингта катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading