Реклама
Ул Лениногорск районында юкка чыккан.
Татарстанда ике атнага якын югалган 25 яшьлек ир-атны эзлиләр. Бу хакта "Лиза Алерт" отряды волонтерлары хәбәр итә.
Рамил Рәшит улы Вафин Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында юкка чыккан, соңгы тапкыр аны 5 гыйнварда күргәннәр. 25 яшьлек ир-ат куе зәңгәр куртка, кара спорт чалбары, кара төстәге ботинка һәм шундый ук төстәге шапка кигән булган. Буе - 180 сантиметр, коңгырт-сары чәчле һәм яшел күзле.
Ир-атның кайда булуын белүчеләрне яки аны күрүчеләрне 112 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз