Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.
Ә шулай да, урманнарда булырга яратучылардан үтә дә уяулык сорала. Гадәттә, еланнар үзләре беренче булып һөҗүм итми. Биек үләндә йөргәндә, сак хәрәкәт итегез. Җиргә басар алдыннан таяк белән тикшерегез. Нык һәм биек кунычлы аяк киеме киегез. Әгәр сезне елан тешләсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Кара еланның тешләве авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, бигрәк тә балалар һәм сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен куркыныч ул. Елан тешләгән очракта ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә, - ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар