Татарстанга җылылар килә, дип вәгъдә итә синоптиклар.
16-17 декабрь көнне республика территориясендә һава торышы үзгәрәчәк. Атмосфера фронты тәэсирендә Татарстанда урыны белән кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез -9...-14 градус, көндез -4...-10 градус булыр дип фаразлана.
18 декабрьдә циклон һәм атмосфера фронты тәэсирендә кар явачак, буран булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -7...- -12 градус, көндез -3...-8 градус булачак.
19 һәм 20 декабрьдә Татарстан җирлегендә тагын суыта. Һава температурасы төнлә аязган вакытта -25 градуска кадәр җитәчәк, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар