Шәһри Казан

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм өч яшьлек сабый һәлак булган

Түбән Кама промзонасында булган куркыныч юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.

Фаҗига 9:10 да 4а автомобиль юлының 3 нче чакрымында булган -  25 яшьлек Чаллы егете идарә иткән Лада Гранта "ГАЗ-66" белән йөзгә-йөз килеп бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә арткы утыргычта утырган җиңел машинаның пассажирлары 23 яшьлек кыз һәм аның өч яшьлек баласы һәлакәт урынында вафат булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган Гранта йөртүчесе хастаханәгә озатылган. Хәзер ул реанимациядә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Соңрак билгеле булганча, көйләнелмәгән җәяүлеләр юл кичүендә Лада автомобиле төп юл буйлап хәрәкәт итүче йөк машинасына юл бирмәгән һәм аның белән йөзгә-йөз бәрелешкән. Һәлак булган кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән, бала исә аның тезләрендә утырган булган.

Реклама

Һәлакәт буенча тикшерү бара.

http://ntr-24.ru видеосыннан скриншот.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: