Шәһри Казан

«Тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде»

“Эфир” телевидениесенең “Город” тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева: “Үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде”.

Коронавирус белән авыруын ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
“Ковидка тест ясадым, ул уңай булып чыкты. Анализ бирүемнең сәбәбе: температура, томау, ангина, тимгелләр чыкты, ис һәм тәмне сизми башладым. Тестны түләүле үттем. Өйгә чакырткан сырхауханә табиблары аны ясаудан баш тартты. Әмма ике атнага больничный һәм ОРВИдан дәвалану яздылар. Минем анализ Роспотребка барып җиткәч, алар "Өйдә утырыгыз. Карантин!" кебегрәк язу җибәрде. Иң кызыгы: үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде. Мин дусларыма, эшкә йөргән булыр идем, әбиемә дә барган булыр идем. Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, бу зараза әле янәшә.
Өйдә утырам. Ардырды. Ис сизү акрынлап кайта. Икенче тест ясадым. Ул тискәре булыр дип ышанам”,- дигән Альбина.
Ә без аның тизрәк сәламәтләнүен телибез.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

ПРИВЕТ, КОРОНАВИРУС🤷‍♀️ ⠀ ⠀ Я сделала тест на ковид. Он оказался положительным. Сделала я потому что заболела: температура, ангина насморк, сыпь и я перестала чувствовать запахи и вкусы абсолютно. ⠀ Сдала тест платно. Врачи из моей поликлиники, которых я вызвала на дом, отказались его делать, но выписали двухнедельный больничный и лечение от ОРВИ. ⠀ После того, как мой анализ добрался до Роспотреба, они прислали бумажку типа "Сидите дома. Карантин!". Самое интересное, что если бы я не сдала тест по своей инициативе, никто бы так и не узнал, что я коронована. И я бы ходила по делам, друзьям, на работу и обязательно бы поехала к бабушке. ⠀ Такие дела. В общем, берегите себя, эта зараза ещё рядом. ⠀ Сижу дома. Надоело ужасно. Запахи возвращаются потихоньку. Сделала второй тест. Надеюсь, он будет отрицательным🙏

Публикация от Альбина Асылгараева (@albina_asilgaraeva)

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: